Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм җил булачагы турында кисәтә
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм җил булачагы турында кисәтә

26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак

Дүшәмбегә каршы  төндә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар 26 апрельдә төнлә һәм иртән «юлларның аерым участокларында» бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә.

Шулай ук метеорологлар көчле җил турында кисәтә. Төнлә аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк. Казанда секундына 15-20 метрга җитүе көтелә.

Алдан фаразланганча, 26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак.

 

ТатарИнформ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев