Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сигез елга сузылган юл: Иванай авылында чиркәү ачылды – фото, видео

26 сентябрь көнне Балык Бистәсе районының Иванай авылында Ходай Иисус Христосны чумылдырган исеменә (Богоявления Господне) керәшен чиркәвен аруландырдылар.

Иман йортын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл аруландырды. Литургияне керәшен батюшкалары – Алексеевск благочиниясенең благочинные протоиерей Павел Чурашов, Казан шәһәренең Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин, керәшен приходы клиригы протоиерей Владимир Иванов, керәшеннәрнең дини миссиясенең җитәкчесе иерей Димитрий Сизов, Керәшен Казысы авылындагы Тереклек иңдерүче Изге Өчлек чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов һәм башка священниклар алып барышты.

Митрополит Кирилл ару эш башкарганнарга бүләкләр тапшырды

Аруландыру чины вакытында чиркәү тирәли кач йөрешенә дә (Крестный ход) чыктылар. Чиркәү җыруларын архиерей хоры башкарды.

Аруландыру чиныннан соң, митрополит Кирилл үгет әйтеп, халыкны Ходайга ышанырга, чиркәүгә йөрергә чакырды. Чиркәү төзелешен башлаган, инде мәңгелеккә күчкән Александр Башировны искә алып, чиркәүнең һәм территориясенең төзеклеген, матурлыгын искәртте. Бу ару эштә катнашкан барча керәшен священникларына,  төзүчеләргә, җыелган халыкка – дус һәм бердәм керәшен җәмәгатьчелегенә митрополит Кирилл рәхмәт белдереп, епархия һәм архиерей бүләкләрен тапшырды.

Николай Баширов (түбәндәге фотода) – I дәрәҗәдәге святитель Гурий медале, Иван Ананьев – святитель Гурий медале, Ольга Баширова – Алла Анасының Казан иконасы медале, Николай Мамаков һәм Иван Демидов – архиерей Грамоталары белән бүләкләнде. 

Архиерей, шулай ук, Мәскәү һәм Бөтен Россия Патриархы Кирилл яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән приходларга тапшырырга дип бәхилләгән “Җаңа Закон”ны (Новый Зовет) Иванай храмына бирде. Аны әлеге храмга җаваплы булган отец Геннадий Сизов кабул итеп алды.

Шуннан соң, митрополит Кирилл әлеге иман йортында беренче тапкыр Пасха чины белән Бәйрәм литургиясе уздырды. Келәү вакытында Апостол һәм Евангелие чиркәү-керәшен телендә укылды. “Дөрес деннең символы”н (Символ веры) һәм “Ходай иманы” да (“Отче наш”) керәшенчә әйтелде. Митрополит Кирилл халыкны үз телебездә Христос терелеп торуы белән котлады һәм барча халыкка тынычлык теләде. Соңыннан отец Павел Чурашов (фотода) чиркәүгә йөрүнең кирәклеге турында үгет әйтте.

“Чиләкләп койган яңгыр арасыннан чыккан кояш нурлары – яхшы билге”

Кичәдән бирле туктамый яуган яңгырга карамыйча, бүгенге бәйрәм келәвенә Иванай һәм күрше-тирә як авылларыннан карендәшләр, Казаннан паломниклар – олысы һәм яше җыелган. Барысының да йөзләрендә – шатлык һәм тыныч киләчәккә өмет. Яңгыр аралый күк йөзендә күренгән кояш нурларын митрополит Кирилл да яхшыга юрады. 

Иванайда 160лап кеше яши. Элек биредә чиркәү булмаган. Халык келәүгә күрше авылларга йөргән һәм күптән түгел Иванайның үзендә дә келәү йорты булдырылды, – дип сөйләде Казаклар Чаллысы авылы җирлеге башлыгы Иван Ананьев.

 

“Безгә иман нуры бирелде”

Безнең авыл өчен бу – бик зур вакыйга. Январь аенда бу чиркәүдә кече аруландыру узды. Шуннан соң, келәүгә шушында йөри башладык. Аңа кадәр Кудряшовлар нигезендә булдырылган келәү өенә йөри идек. Ул йорттагы тәреләрне хәзер чиркәүгә алып килдек. Авылдагы әбиләр-түтиләр – без 13 кеше – Атнакөннәрендә чиркәүгә келәүгә йөрербез, дип сөйләштек. Отец Геннадий инде 3 ел безне үз канаты астына алды: келәүләр уздыра, елга бер тапкыр Май сөртү җәшерекләре уздыра, җазык әйтеп, өлеш алабыз, – дип сөйләде авылдашлары Елена Токранова.

Авылда күптән түгел ремонт ясалган 80 кешелек клуб бар, модульле медпункт та халыкка хезмәт итә.

Моңа кадәр чиркәвебез булмаса да, Иванайда халык борынгыдан ук иманлы. Зур бәйрәмнәрдә келәүләрне өй борынча чиратка сала идек, өйләрдә уза иде. Безгә бүген иман нуры бирелде. Шушы тынгысыз көннәрдә авылдашларга исәнлек-саулык телибез, чиркәү төзүчеләргә зур рәхмәт, - дип сөйләде авыл фельдшеры Альбина Афанасьева (фотода - уңда).

Барган кеше юл уза

Иванай авылында чиркәү төзелеше 2014 елда башлана. Аның проектын карендәшебез архитектор Николай Мамаков ясаган. 2018 елда чиркәүнең түбәсе ябыла һәм куполлар куела. 2019 елда яңа чаңнар эленә. 2020 елда, чиркәү ачылганын күрә алмыйча, төзелеш эшен башлаган авылдашлары Александр Баширов вакытсыз мәңгелеккә күчә. Шуннан соң, иман йортын төзеп бетерүне Александрның туганы Николай Баширов үз җилкәсенә ала. Николай Григорьевич күңелендәге әйтеп аңлата алмаслык хисләре белән уртаклашты.

8 елга сузылган юл. 8 ел көттем. Бөтен авыл белән төзедек. Чиркәүнең мәйданы – 150 квадрат метр, җире – 28 сотый. Кирпечен салуны 3 кеше башкардык – Василий  Михайлов, Иван Петухов һәм мин. Төзелеш барышын ВКонтактедагы группабызда күрсәтеп бардык. Куполларын Ижевскийдан килеп ясадылар. Иконастас, алтарьларны Алексеевсктан эшләделәр. Эчке эшләрне күбрәк үзем башкардым. Эшмәкәр Альберт Фахрутдинов финанс ярдәме күрсәтте. Башлаган эшенең ахырын күреп, Александр Иванович сөенеп ятсын, – дип сөйләде Иванай чиркәве приходы председателе Николай Баширов.

 

Авыл халкын һәм барлык керәшен җәмәгатьчелеген әлеге тарихы вакыйга белән котлап, Иванай чиркәве һәрвакыт прихожанлы булсын, дигән теләктә калабыз.

Фоторепортаж 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев