Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәхси йортлар һәм бакча өйләре төзүне теркәүдә үзгәрешләр бар - штрафка тарымас өчен нәрсәне белү кирәк?

Элек индивидуаль торак төзелешенә рөхсәт кирәк булса, хәзер махсус органнарга хәбәр итү җитә. Үзгәрешләр турында белгечләр “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде

Төзелешкә рөхсәт алуга алмашка нәрсә килә?

“РФ Шәһәр төзү кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль Закон 4 нче августта үз көченә керү белән бәйле рәвештә, индивидуаль торак төзелеш объектларына һәм бакча йортларына дәүләт кадастр учеты һәм милеккә хокукларны теркәү тәртибе үзгәрде. 

Росреестр хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина шәхси торак төзелеше өчен рөхсәт таләп ителмәячәген әйтте. 

Әмма контроль булмаячак икән, дип иркенәергә ашыкмагыз. Бу үз җир кишәрлегеңдә бернинди документсыз төзеп була, дигән сүз түгел. Хәзер гражданнар, шәхси торак йорт төзер алдыннан, Башкарма хакимият органнары белән дә планнарын уртаклашырга онытмаска тиеш. Төзү нияте булуы турында алдан барып әйтергә (уведомление бирергә) кирәк. Казанда, мәсәлән, ул Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе. Бу документка өстәп, җиргә хокукны дәлилләүче таныклык, тарихи җирлек чикләрендә төзелсә, күчемсез милек объектының тышкы кыяфәтенә сыйфатлама һәм башка берничә документ әзерләнергә тиеш. Белгечләр аңлатканча, бу участокларда милекчеләр закон тарафыннан рөхсәт ителгән объектлар гына төзесен өчен кирәк.

Белдерү кәгазе килгәч, вәкаләтле орган 7 эш көне дәвамында йорт үлчәмнәре рөхсәт ителгән нормаларга җавап бирәме-юкмы – шуны тикшерә. Аннан мөрәҗәгать итүчегә үз җавабын юллый. Әгәр барысы да нормада булса, төзү хыялы белән яшәгән кеше исә, 10 ел эчендә ниятләрен чынга ашырырга хокуклы. 

Төзеп бетердеңме – хәбәр ит!

Төзеп бетергәч, шулай ук, ай дәвамында вәкаләтле органнарга барып шатлыкны уртаклашу зарур.
7 көн дәвамында белгечләр тикшерү үткәреп, төзелгән йортның закон таләпләренә туры килү-килмәве турында бәяләмә әзерли. Әгәр дә төзелгән бинаның таләпләргә туры килүен расласа, әлеге күчемсез милек объектын учетка кую буенча теркәү органнарына электрон рәвештә документларны юллый. Казанның шәһәр төзелеше өчен рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Наил Галиев бинаның техник планы, берничә милекченең үз өлешләре турында килешүләр, милеккә хокукны теркәү буенча пошлина түләнү турында реквизитлар күрсәтелергә тиешлеген әйтте.
– Әгәр барысы да дөрес итеп тутырылган икән, без теркәү органына объектны кадастр учетына кую буенча мәгълүмат җибәрәбез. Бүген бу мәсьәләләрдә тулысынча электрон платформа булдыру турында уйлыйбыз. Бу гражданнарның порталга электрон юл белән мөрәҗәгать итә алулары өчен мөһим, диде. 

Аның сүзләреннән аңлашылганча, гражданнарга Росреестрга мөрәҗәгать итү кирәкмәячәк тә, аның урынына моны муниципаль хакимият органнары эшләячәк.

Дачаларында йорт төзүчеләр колагына

Язылган яңалыклар шәхси торак йортлар гына түгел, бакча йортларына да кагыла. Дачаларында бакчачылар элек йортларын рөхсәтсез, хәбәр итми-нитми салган булсалар, хәзер хәбәр итәргә тиеш булачаклар. Ләкин бу очракта торак булып саналмаган йортлар турында сүз бара. 

2019 елның мартына кадәр элекке рәсмиләштерү тәртибе кемнәр өчен саклана?

Әлеге үзгәрешләр шәхси торак йорт төзелешенә рөхсәтне 3 августка кадәр алган гражданнарга кагылмый. Алар өчен хокукларны теркәү тәртибе элеккечә кала. Җир биләмәләрендә яшәү өчен каралган корылмалар өчен дәүләт кадастр учеты һәм хокукларны теркәү 2019 елның 1 мартына кадәр саклана. Ягъни, “бакчачылык һәм дача төзелеше өчен” кулланышка рөхсәт булган җир кишәрлекләрендә яшәү өчен билгеләнешле йортларны, техник планы булганда, кадастр учетына куярга һәм аңа хокукларны теркәргә мөмкин. 2019 елның 1 мартыннан соң, бу процедураны узмый торып, милеккә хокукны теркәү мөмкин булмаячак.

Бакча участогында төзелгән йортның билгеләнешен ничек аерырга?

Гамәлдәге 66нчы Федераль закон һәм үз көченә керергә әзерләнүче 217нче яңа закон, РФ Шәһәр төзү кодексындагы төшенчәләр буенча, “яшәү өчен булмаган” бакча йорты – ел фасылына карап вакытлыча тору урыны. Ә бакчачылык биләмәсендә яшәү өчен сафка бастырылган йорт анда ел әйләнә яшәү мөмкинлеген күздә тота.

Казанда бакчачылык җәмгыятьләрендә нинди йортлар төзергә ярый?

Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова, төзи башлаганчы ук, кешенең башында дөрес төзимме-юкмы дигән уй булырга тиешлеге турында кисәтте. Казанга кагылышлы берничә кагыйдәне искәртте. 

– Җир биләмәсе чикләре тәгаенләнгәнме-юкмы – шуны ачыкларга. 

– Участоктан файдалануга рөхсәт төрен белергә. Әгәр, шәхси торак төзелеше өчен, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен каралган җир икән, анда торак йорт төзү мөмкин. Казанда бакчачылык участогы икән, бакча йорты гына төзергә ярый. 

– Алга таба участокта нәрсә төзергә яраганны белү кирәк. Шәһәр төзелеше буенча регламентта каралган корылма гына төзергә рөхсәт. Һәр шәһәрнең үз кагыйдәсе. Казанда исә, бакча йортлары өчен үз таләпләре: ул бер катлы гына булырга тиеш, мансарда катына рөхсәт. Бакча йорты мәйданы 50 квадрат метрдан зуррак булырга тиеш түгел. Җир биләмәсе чикләреннән ераклыгы буенча да стандартлар бар. Гомуми кулланышлы җирләр ягына карап торучы алгы стена җир кишәрлеге чигеннән 3 метр, кырый стеналар 1әр метр, арткы стена 6 метр ераклыкта булырга тиеш. Әгәр кеше йортның ничек урнашуын ачыклый алмый икән, ул һәрвакыт Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә җир участогының шәһәр төзү планын сорап мөрәҗәгать итә ала, диде Анастасия Латыйпова.

Әгәр дә милекче төзелеш турында алдан белдермәсә....

Төзүченең төзелеш тәмамлануы турында хәбәр итмәве хокукларның дәүләт тарафыннан теркәлүен туктату турында карар кабул итү белән яный. Ахыр чиктә, бу кадастр учетын һәм хокукларны теркәүне кире кагу белән дә тәмамлануы ихтимал. Икенчедән, төзелешнең төгәлләнүе турында хәбәр җиткермәү аркасында, күчемсез милек объектын үзбелдеклелек белән төзелгән корылма итеп танырга да мөмкиннәр. Ә мондый корылма законсыз санала һәм җир куллану кагыйдәләрендә билгеләнгән параметрларга тәңгәлләштерүгә яки бөтенләй сүттерүгә дә карала.

Әгәр йорт дөрес төзелмәгән булса...

Белгечләр, әгәр йортның дөрес төзелмәве ачыкланса, объектны сүттерү куркынычы да янарга мөмкин булуын әйттеләр. Акчасы җилгә очуы өчен милекче үзенә генә үпкәләргә тиешлегенә ишарәләделәр. Мондый объектны законлаштыру бик авыр булачак, дип алар суд юлын таптарга кирәк булу ихтималлыгы турында кисәттеләр. Бакчачылык ширкәтләрендә зур йортлар калкып чыгу да законга каршы булуын тагын бер кабатлап әйттеләр. Әгәр янәшәдә яшәүчеләр, күршеләренең йорты комачаулый, дип шикаять бирсә, шулай ук, проблемалар туарга мөмкин. Алар тагын бер кат бакча участогында бары тик бакча йорты гына булырга тиешлеген кабатлап әйтте. 

– Кеше үз гамәлләре өчен үзе җаваплы, бу аның проблемалары. Закон бозасы түгел иде. Һичьюгы, йортта куллана алсагыз да, сата, мирас буенча тапшыра алмаячаксыз. Шуңа күрә бу үзгәрешләр, яңалыклар гражданнарны законны бозудан саклап калуга юнәлдерелгән, - дип мондый законсыз йортларның язмышын суд кына хәл итә алуларын әйттеләр.

Үзгәрешләрнең нечкәлекләре турында кемнән сорашырга?

Үзгәрешләр буенча аңлату өчен кайнар элемтә эшли. Росреестр идарәсенә 8-800-100-34-34 номеры буенча шалтыратып, консультация алып була. 13-18 сәгать аралыгында бердәм консультация көненә язылып була.

Фото: Салават Камалетдинов, Регина Гомәрова

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/sh-khsi-yortlar-m-bakcha-yl-re-t-z-ne-terk-d-zg-reshl-r-bar-shtrafka-tarymas-chen-n-rs-ne-bel-kir-k/

Гөлнар Гарифуллина, "Интертат"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев