Шәдче авылында һәйкәл ачылды
Хәбәрләр

Шәдче авылында һәйкәл ачылды

Бөек Ватан сугышында катнашкан 853 кеше һәм Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән 12 хәрби хөрмәтенә төзелгән

Бүген Мамадыш районы Шәдче авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан 853 кешенең һәм Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән 12 хәрбинең исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәл ачылды. Бу турыда "Нократ" газетасы хәбәр итә.

Һәйкәл ачылу тантанасы авыл кешеләре һәм кунаклар катнашында узган. Анда район башлыгы Анатолий Иванов һәм Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров та катнашкан.

 


Нет комментариев