Яңа ел төнендә булды бу хәл
Булчак ирем белән очрашып йөргән генә вакытыбыз. Яңа елны каршылагач, без урам әйләнергә чыгып киттек. Шулай йөри торгач, багана уты астына килеп бастык та: “Әх, хәзер кар яуса иде”, – дип теләдек. Әллә Яңа ел төне чыннан да сихерле инде, шул ук минутта зур мамык бөртекләр белән кар ява башлады. Бу безнең өчен бик гаҗәп тоелды. Бәлки, бу төндә без генә түгел, башка кешеләр дә шундый теләк теләгәндер. Хыялланыгыз, дуслар! Алар чынга аша.
Алёна КУДРЯШОВА, Яр Чаллы шәһәре
Нет комментариев