Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Андреев: “Армия гади нәрсәләрнең кадерен белергә өйрәтте”

Сергей белән бер еллык хәрби хезмәте турында сөйләштек

Армия – ир-егетләр үтәргә тиешле, холыкны чыныктыра торган тормыш мәктәбе. Балык Бистәсе районының Шомырбаш авылында туып-үскән Сергей Андреев та узган елның ноябрь аенда сроклы хәрби хезмәт үтеп кайтты.

Сергей 2020 елның көзендә, 19 ноябрь көнне армиягә алына. Казан шәһәрендә урнашкан 64424нче частьтның хәрби йөкләрне саклап бара торган аерым ротасында (ОРСВГ) хезмәт итә. “Казан шәһәрендә хезмәт итсәм дә, махсус ротада булгач, хәрби хезмәтнең күп өлеше Россиянең төрле җирләрендә йөреп үтте. Безнең рота бу тармакта иң яхшыларның берсе иде”, – дип сөйләде Сергей.

Ияләшкән көндәлек тормышыннан аерылып, армиянең катгый режимына ияләнү авыррак була, билгеле. Бу хакта ул түбәндәгечә искә төшерә: “Хезмәт иткән урыным, ротадагылар әйбәт булдылар. Ел дәвамында ярдәмләшеп яшәдек. Казан шәһәрендә хезмәт иткәч, күп кенә дуслар таба алдым. Алар белән әле дә очрашабыз, аралашып яшибез. Очрашканда армияне искә алырга яратабыз ”.

“Армиядә чакта иң авыры нәрсә булды”, – дип сорыйм. Бераз уйлап торганнан соң, Сергей елмаеп җавап бирде: “Хезмәт иткәндә иң авыры уставны өйрәнү булгандыр, дип уйлыйм. Килгәч үк безгә хәрби уставлар язылган брошюралар таратып чыктылар. Мең дә бер уйдан баш каткан, күңел дә тыныч түгел, шуңа күрә устав өйрәнү читен булды”.

Туганнары белән көн саен диярлек аралашу мөмкинлеге дә булган. “Көн азагында буш  вакыт бирелә иде. Шул вакытта без үзебезнең эшләрне карый идек. Спорт почмагында шөгыльләндек, күнегүләр ясадык , – дип сөйләде Сергей. – Кайда эләгүеңә карап, хәрби хезмәтнең файдасы бардыр дип уйлыйм. Файдасы нәрсәдәме? Ияләнгән тормышыңнан аералар. Син гадәти булмаган шартларга килеп эләгәсең. Шул шартларда яши алуыңны тикшерәсең. Үзеңне сыныйсың. Армиягә кадәр игътибар да бирмәгән гади генә әйбернең дә кадерен белә башлыйсың”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев