Село-Чурадан Андрей Афанасьев: «Бер кое ясау өчен бер ай вакыт кирәк»
Хәбәрләр

Село-Чурадан Андрей Афанасьев: «Бер кое ясау өчен бер ай вакыт кирәк»

Балта остасы, мич чыгаручы, спорт укытучысы, турист...

Бу исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде. Кукмара районы Село-Чура авылында яшәүче Андрей Афанасьев турында бара сүз.

Мин әңгәмәгә дәшкән көнне аның мәктәпкә, укучылары янына ашыгуы иде. Кичке якта туризм һәм спорт түгәрәкләре оештыра дип аңладым.

– Укытучы булып күптән эшлисезме?
– 1994 елдан. Берара туктап торырга туры килде. 2005 елдан 2015 елга кадәр шушы төбәкнең авыл җирлеге башлыгы булып тордым. Соңыннан кабат мәктәпкә кайттым.



– Мәктәп ишегалдында агач эшләнмәләрегезне күреп, шаккаттым. Заказга да ясыйсызмы?
– Бик сорасалар, ясыйм. Җил тегермәне, кое ишеләре заказга күп ясалды. Әмма шкатулка, сәгать ише әйберләрне күбрәк бүләк итеп бирәм.



– Ул коеларны кешеләр капка төпләренә кую өчен аламы?
– Алай да була. Күп вакыт бай кешеләр тагын да баерак кешегә бүләккә дип ясата...

Румия СӘЙФУЛЛИНА, Акчарлак


Нет комментариев