Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсазбагражлылар театр уйный

Сарсазбагражлылар “Зәем - минем туган җирем” фестивале кысаларында үзенчәлекле курчак театры тәкъдим иттеләр. Ул "Өнемме бу, төшемме" дип атала. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты

Зәебезнең 370 еллыгына багышлап район мәдәният йортлары арасында "Зәем - минем туган җирем" фестивале бара. Фестивальнең максаты - авыл үзешчәннәре арасында талантлы шәхесләрне ачыклау, туган телгә һәм театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, халыкны театр мәдәниятенә, драматургия, әдәбиятка тарту. Районыбызның кайбер мәдәният йортлары үз чыгышларын күрсәтергә өлгерделәр инде. 16 февральдә чират Сарсаз-Баграж авылына да җитте. Сарсазбагражлылар жюри игътибарына үзенчәлекле курчак театры тәкъдим иттеләр. Ул "Өнемме бу, төшемме" дип атала. Рус халык әкияте "Теремкәй" белән Кафия Закирова язган "Үрдәк беренчелекне алган" исемле әкиятләр бер-берсенә бәйләп күрсәтелде.

...Менә таң ата, әтәч кычкырган тавыш ишетелә. Сәхнә кырындагы караватта бер малай йоклап ята. Әтәч тавышына уянып, күңелле җыр җырлый. Әкият шулай башланып китә. Сәхнәгә бер-бер артлы хайваннар чыга. Алар үзара сөйләшәләр, ярышалар. Әкият үрдәкнең чемпион булып калуы белән тәмамлана. Әкиятнең максаты - мактанырга ярамау, һәрвакытта да үзең булып калу. Шул вакытта ут сүнеп ала, икенче өлеш башлана. Монысында "Теремкәй" әкияте күрсәтелде.
Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары Ильвина Гыйззәтулина - Кәҗә, Ильмир Романов - Үрдәк, Алексей Краснов - Әтәч, Мария Абдулова - Эт, Надежда Минеева - Тиен, Иске Зәй мәктәбендә белем алучы Анастасия Чернова Тавык рольләрен башкарды, спектакльдә шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Ә курчакларны мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова җитәкчелегендәге "Туры җөй" берләшмәсенә йөрүчеләр текте. Әкият барышында сәхнә төрле утларга күмелде, гүя үзеңне чынлап та әкият иленә килеп кергән кебек хис итәсең. Утларны, музыкаларны мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов куеп торды. Театр бер сулышта узып китте.

Тамашага бәяне районнан килгән жюри Фәннур Миннекәев һәм җирле шагыйрә Фәния Әгъзамова бирде. Алар чыгышларында әкиятне бик ошатуларын, театр уйнаучыларның үз рольләрен оста итеп башкаруларын билгеләп үтте. Ә театрга йөрүчеләр алга таба тагын яңа әкиятләр куярга планлаштырып таралыштылар.
Марина Халикова, китапханәче.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев