Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсазбагражлылар иҗат сезонын ачып җибәрде - ФОТО

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Зәй районы Сарсаз Баграж авыл клубында "Тавышыбыз калсын билгегә" дип исемләнгән концерт узды. Әлеге кичәнең кульминациясе керәшен халкының әйлән-бәйлән уеннарын сәхнәләштереп күрсәтү булды

3 ноябрь көнне Сарсаз Баграж мәдәният йортында “Тавышыбыз калсын билгегә” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Әлеге концерт программасы авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнеп, алдагы иҗат сезонын ачу чарасы булды. Кичәнең икенче максаты авылдашларны һәм озын ялларга кайткан кунакларны ял иттереп алу да иде. Шуңа күрә өлкәннәр белән бер рәттән балалар да кичәгә тырышып әзерләнгәннәр. Концерт зур аншлаг белән узды, тамашачы үз чиратында авыл үзешчәннәрен көчле алкышларга күмде.

“Әйдәгез, туганнар, бер җырлашыек, Тавышыбыз калсын билгегә” дип җырлап башлап җибәрде әлеге концерт программасын “Баграж буйлары” фольклор коллективы. Өлкәннәрдән калышмыйча балалар да үз иҗатларын күрсәттеләр. Чаллы шәһәрендә булып узган “Чулман тургае” вокал фестивалендә икенче дәрәҗәле диплом алган Никита Харитоновның җырлары, матур, көчле тавышы гына ни тора иде! Авылдашларының сәхнәдән җибәрәсе дә килмәде аны. Концерт җыр, юмор белән чиратлашып барды. Якташыбыз, авылдашыбыз Никифор Тукмачевның туган ягына, Баграж авылларына, Баграж буйларына багышлап язган шигырьләрен искә алып сәхнәдән укулары да үз үзенчәлеген калдырды, концертка ямь бирде. Ә концертның кульминациясе үзебезнең, керәшен халкының әйлән-бәйлән уеннарын сәхнәләштереп күрсәтү булды.

Алдагы иҗат сезонында планнарыбыз бик күп әле диештеләр үзешчәннәр. Әгәр дә Сарсаз Баграж мәдәният йортында кичә була дигән белдерү күрсәгез, килми калмагыз, үкенерсез!

Ә хәзергә Сарсаз Баграж үзешчәннәренә күңелле ял оештырган өчен рәхмәт әйтеп һәм барлык Сарсаз халкын Казанский бәйрәме белән котлыйбыз. Көзге Казанский Сарсазның электән килгән авыл бәйрәме. Казанский бәйрәме белән барыгызны да!

Кичәдән истәлеккә фотолар карыйк.

Михаил Тукранов, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев