Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз «Сандугач»ларына уңышлар яңгыры ява

7 декабрьдә Зәй музыка мәктәбендә «Алтын башак» исемле балалар фестиваль-конкурсы булып узды

Авыл балалары арасында үткәрелүче фестиваль-конкурс быел IX нчы мәртәбә оештырылып, бер матур традициягә әверелде. Әлеге җыр бәйгесендә районның 10 авылыннан 18 коллектив катнашты. Анда Аксар, Бигеш, Түбән Биш, Кадер, Сарсаз Баграж, Бухарай, Тюгеевка, Поручик, Кармалка һәм Чыбыклы авылларыннан балалар коллективлары килгән иде.

Әлеге конкурста Сарсаз Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбеннән “Сандугач” балалар фольклор коллективының зурлар, уртанчылар һәм кечкенәләр төркеме ярышты.
Фестиваль-конкурсы нәтиҗәләре буенча “Сандугач” коллективының өч төркеме дә призлы урыннар алды. Зурлар төркеме “Вокал ансамбле” номинациясендә – I нче дәрәҗәле лауреат дипломы, кечкенәләр төркеме шул ук номинациядә – I нче дәрәҗәле лауреат дипломы, ә уртанчылар төркеме шул ук “Вокал ансамбле” номинациясендә Гран-при яулады.

“Сандугач” балалар фольклор коллективының җитәкчесе Пётр Утяганов балалар тәрбияләүдә куйган тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм Диплом белән бүләкләнде.

Михаил Тукранов, автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев