Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда яңа кибет ачылды

Кибет халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдән тыш, макулатура, башка төр икенчел чимал җыю һәм кешеләр заказлары белән эшләү урыны булырга тиеш

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында “Авыл кибете” республика максатчан программасы буенча яңа кибет төзегәннәр. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә. Кибетне ачу тантанасы бүген, 2 июль көнне, булган. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, эшмәкәр Анатолий Шалафаев катнашкан. "Биредә җаның ни тели, барысы да бар, товар ассортименты бай. Гомумән алганда, әлеге объект халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдән тыш, макулатура, башка төр икенчел чимал җыю һәм кешеләр заказлары белән эшләү урыны булырга тиеш",  - диелә хәбәрдә. Кибет район кулланучылар җәмгыяте канаты астында эшләячәк.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Сарсаз-Багражда яңа кибет ачылды
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/sarsaz-bagrazhda-yaa-kibet-achyldy

 

 

 

 

Республикабызда, шул уңайдан районыбызда, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программалар гамәлдә. Аларда безнең район кыю катнаша. Шундый программаларның берсе - “Авыл кибете” республика максатчан программасы . Ул үз эченә йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзүне ала. Аның нигезендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән республикада шундый пункт (кибет) төзелеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Шуларның икесе элегрәк районыбызның Имәнлебаш һәм Куш Елга авыларындада ачылган булса, бүген шундый шундый кибет сарсазбагражлылар өчен ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, эшмәкәр Анатолий Шалафаев катнашты. Биредә җаның ни тели, барысы да бар, товар ассортименты бай. Гомумән алганда, әлеге объект халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдән тыш, макулатура, башка төр икенчел чимал җыю һәм кешеләр заказлары белән эшләү урыны булырга тиеш. Кибет, әлбәттә, район кулланучылар җәмгыяте канаты астында эшләячәк. Анатолий Шалафаев әйтүенчә, бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыяте карамагында 29 сәүдә ноктасы бар.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/sarsaz-bagrazhda-yaa-kibet-achyldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев