Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылында Андрей Кузьмин белән очрашу узды

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан Марина Халикова яза

Инвалидлар Декасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, тормышыбызда катнашуларын булдыру.

Шул уңайдан Сарсаз-Баграж авыл китапханәсендә физик мөмкинлеге чикле Андрей Кузьмин белән очрашу узды. Очрашу гади генә булмады, чөнки Андрей һәрьяклап тырыш егет. Шигырь дә яза, картиналар да иҗат итә, матур җырлый да. Кичәнең беренче өлешендә Андрей үзе белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Шигырьләре дә гади түгел, эчтәлекле, тормышчан. “Икәү” дип аталган шигырен дуслары П. Чернов белән А. Журавлевларга багышлап язган. Әнисенә булган хөрмәтен “Ач, күзеңне” исемле шигырендә күрдек. Мәдәният хезмәткәрләренә багышлап “Мәдәният йорты”н язган. Ә “Без – миллион” исемле шигырен тыңлаганда күзләр яшьләнде. Бу шигырьдә без Андрейның бөтен җәмгыятькә әйтәсе килгән фикерен ишеттек.

Кичәнең икенче өлешендә Андрей Кузьминның картиналары белән таныштык. Күргәзмәгә 12 картина алып килгән иде. Һәрберсенең язылу тарихын, нинди мәгънә салынганын аңлатып китте. Андрей бүгенге көндә Зәй шәһәрендәге “Зәңгәр песи” студиясендә шөгыльләнә. Матур картиналар иҗат итә.

Өченче өлеш - мәдәният сәхнәсендә дәвам итте. Аңа дусты - Эдуард Белголов ярдәм итте. Эдуард та мәдәният йортында узган кичәләрдә актив катнаша. Бер караганда матур җырларын яңгырата, икенче караганда ул инде төрле шаян образларга кереп халыкның күңелен күтәрә. Шулай ук яшь башкаручы Алексей Красновның җырын да тыңладык. Алар безгә, тыңлап утыручыларга матур җырларын бүләк иттеләр.

Очрашуда Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм китап укучылар катнашты. Без, барыбыз да Андрейга куйган максатыннан тайпылмыйча, алга барырга теләдек, алга таба да очрашырга язсын дип таралыштык. Андрей, Эдуард без сезне ничек бар шулай кабул итәбез һәм яратабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев