Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылының төзекләндерелә торган храмына купол белән кач куелды

22 февральдә Зәй төбәгендәге Сарсаз-Баграж авылының Алла Анасының «Целительница» тәресе хөрмәтенә төзелгән иман йортына, владыка Мефодий бәхиллеге белән, купол кую тантанасы булды.

"Куполны изгеләндерү чарасында авыл халкы, читтән кайткан авылдашлар катнашты", – дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев белдерүенчә, куполны Иске Зәйдә яшәүче оста Виктор Радионов ясаган. Аны авылга махсус транспортта Арсентий һәм Святослав Солдаевлар алып кайткан, Альберт Халиков белән Радик Архипов бу эштә ярдәм иткән.


Билгеләнгән сәгатьтә авыл халкы иман йорты янына җыелды. Биредә Николай әтей Кондрабаев, Александр әтей Расторгуев куполны изгеләндерү йоласын башкарды. Алар иман йортының православие динен тотучыларга  озак еллар хезмәт итүен, биредән кеше өзелеп тормавын, яшьләребезгә дини тәрбия бирү үзәге булуын  теләде.

Май чабу – бәйрәм атнасы бара. Тантанада катнашучыларны мәктәп һәм авыл клубы коллективы коймаклар, кайнар чәй белән сыйлады.

- Зур эш башкарылды. Купол бик матур, сыйфатлы итеп ясалган. Купол кую тантанасында катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм. Бердәмлектә – көч, диләр. Алла боерса, алга таба да шулай бергә-бергә башка эшләрне дә башкарып чыгарбыз дип ышанам, – диде Павел Минеев.

Фотолар "Кряшены – официальное сообщество" төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев