Арча районының Сәрдәбаш авылы клубында яшьләр махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә окоп шәмнәре ясарга җыелганнар.
Татарстанның бөтен районнары да, хәлләреннән килгәнчә, Ватаныбызны саклаучыларга һәрдаим булышып тора.
– Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә кечкенә учаклар ясарга тотындык. Булышырга килгән кызларга, егетләргэ бик зур рәхмәт. Бу учакларыбыз егетләргә файда китерсен иде. Дөньяларыбыз тынычланып, барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – дип яза Арча районының Сәрдәбаш авылында гомер итүче карендәшләребез, клуб җитәкчесе Римма Самигуллина .

Нет комментариев