Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлаттылар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү мөмкинлеге турында аңлатты.

Әгәр балалар белән өйдә калырлык кеше булмаса, мәктәп аларны нинди һава температурасы булуга карамастан кабул итәчәк.

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында −23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.

Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы −3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә −10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.

Министрлык шулай ук −25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев