Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салкында да матур бул!

Чатнама салкын көннәр, ачы җил “һөҗүме”, витаминнар җитмәү… Кыш көне тән тиресе дучар булган сынауларның кайберләре генә әле бу. Шуңа өстәп аны дөрес тә тәрбияләмәсәң, язны таушалган кыяфәттә каршылавыңны көт тә тор!

Бит тиресе. Иң элек битне артык көчле косметик чаралар ярдәмендә чистартудан тыелып торыгыз. Алар бит тиресен тагын да ныграк киптерә. Составында спирт булмаган йомшак, майлы чистарткыч чараларга өстенлек бирегез. Бит тиресе майлы булган кешеләр дә майлы кремнар кулланудан курыкмасын! Кыш көне теләсә кайсы бит тиресе майлылыгын шактый югалта. Бу чорда бит тиресен минераль су, сөт ярдәмендә, йә булмаса, алма белән ышкып та чистартырга була. Иреннәр. Салкынга бик нык бирешәләр. Бу чорда составында Е витамины күп булган бәлзәм-помадалар тагын да яхшырак. Ярылган иреннәргә төнгә цинклы мазь ярдәмгә киләчәк. Көндез иренгә бал яки үсемлек мае тигезүнең дә файдасы зур. Теш щеткасын кайнар су белән пешекләп, иртән иреннәргә җиңелчә хәрәкәтләр белән массаж ясауның да нәтиҗәсе булыр.

Чәч. Иң элек, өстәлегездә көн саен яшелчә, җиләк-җимеш, эремчек, ит һәм балык ризыкларына урын табылсын. В төркеменә кергән витаминнар эчеп алу да комачауламас.Башны юганда коры чәч өчен чыгарылган шампунь кулланыгыз. Дымга сусаган чәч төпләренә су сипкәндәй булыр ул. Кыш көне лак, фен кебек чаралардан файдаланмау хәерле.

Майлы чәчтән котылу.  Кышын гел башлык киеп йөргәч, чәчләр бик тиз майлана. Көн саен чәч юып тормас өчен яхшы рецепт бар. Ике төрле катнашманы алмаш-тилмәш кулланырга киңәш итәбез. Беренчесе, ипи катысын боткага әйләнгәнче җебетеп, шуны башка сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак чәчне лимон согы кушылган су белән чайкыйсы. Икенче катнашманы ясаганда, ярты литр кефирга 1 аш кашыгы солы ярмасы салып, бүрттерергә куясы. Шуны чәчкә сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Ахырдан чәчне аш серкәсе (уксус) кушылган су белән чайкагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев