Казаклар Чаллысы авылыннан Мария Иванова белән Сергей Новиковка хөкүмәт бүләкләре бирелде
13 июнь көнне Балык Бистәсендә район Сабантуе үткәрелде. Шунда карендәшләребезгә хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.
Казаклар Чаллысы авылының мәдәният йорты художество җитәкчесе Сергей Новиков, күпьеллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды. "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциясе Мактау грамотасы Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Мария Ивановага бирелде.
Нет комментариев