Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Руслан Әмиров "Поле чудес"та җиңүен әнисе Людмила белән бәйли

16 октябрь көнне Беренче каналның “Поле чудес” тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Уенда Түбән Кама егете Руслан Әмиров җиңеп чыкты.

Руслан тапшыруда бәхет елмайганын әнисенең ризалыгы дип уйлый. Бик яшьли әнисез кала ул.

– Әнием – керәшен кызы иде. Людмила исемле. Шуңа да миңа исемне Руслан дип куйган. Бик иртә, 41 яшендә авырып китте. Нык тилмерде. Укыганда иртән бишләрдә торып ашарга пешереп китә идем. Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем. Малай кеше булгач, аны карау кыен да иде. Тик үземә гомер биргән кешемә мин бар җылымны бирергә тырыштым. Ул чакта әле бит яшь тә идем. Хәзерге вакытым булса, әнине тагын да кадерләр идем. Ул яман чирдән китеп барды. Әни үлгәндә миңа 17, сеңлемә 11 яшь иде, – ди ул. – Шуннан соң безне әтиебез үстерде. Әнине бик сагынам. Үзем язган “Әнкәй” җырында бар хисләрем чагыла. Аны җырчы Марат Фәйрушин бик йөрәккә үткәреп башкара.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев