Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәссам Николай Добрин турында кызыклы фактлар

Иҗат юлының башында Николай Добрин Германиягә бара. Анда ул рәссам-экспрессионистлар белән таныша,тик нәкъ менә реклама утлары, плакатлар, даими хәрәкәт тулы шәһәр аңа хәлиткеч тәэсир итә

Николай Иванович Добрин 1968 елның 19 маенда ТАССРның Менделеевск районы Бөрешле авылында дөньяга килә. 1987 елда Яр Чаллы сәнгать училищесын тәмамлый. 1991 елдан Мәскәү шәһәрендә яши, иҗат итә.

Иҗат юлының башында Николай Добрин Германиягә бара. Анда ул рәссам-экспрессионистлар белән таныша,тик нәкъ менә реклама утлары, плакатлар, даими хәрәкәт тулы шәһәр аңа хәлиткеч тәэсир итә. Россияга кайткач, рәссам үз эшләрен урбанистик шәһәргә багышлый. Шулай итеп, бер тапкыр күргәннәре аның хезмәтләрендә гәүдәләндерелә. Николай өчен "экспрессионизм" - ул тышкы сурәт түгел, ә әйберләрнең кәефен һәм асылын тапшыру. Рәссам үз әсәрләрендә эчке кичерешләр дөньясына югары дөньяны үткәрүчегә әверелә, ул табигатьтәге иң яхшы, күңелдәге иң чиста хакыйкатьне табарга һәм моны тамашачыга җиткерергә бурычлы.
Энергия көче, буяу палитрасының искиткеч якты булуы, төсләрнең контрастлыгы - Николай Добрин эшләренең аермалы яклары. Шул ук вакытта рәссамның үзе уйлап тапкан махсус лакны куллану нәтиҗәсендә ирешелгән гадәттән тыш үтә күренмәлелек, акварьлек һәм җиңеллек аның рәсем сәнгатен үзенчәлекле итә. Күбесенчә, аның барлык картиналары - этюдлар. Рәсемнәр һәрвакыт искиткеч матур, төгәлләнгән кебек күренми, бу аларга ниндидер серлелек бирә. Николай Добринның төп үзенчәлеге, ул натурадан берни дә язмый, әмма шул ук вакытта бу теманы алдан уйлап яки уйламыйча бик тиз яза.
Россиядә Николай ешрак табигатьне сурәтләүгә игътибар итә. Үзенең пейзажларын ул цивилизациягә каршы куя, шул ук вакытта анда да ул реаль дөньяны түгел, ә эчке энергияне яки көз, су, диңгез һәм чәчәкләр стихиясен сурәтли. Аның өчен һәр табигый объект - иероглиф, чишелешне таләп итә торган илаһи юллама. Мәсәлән, көз аның хезмәтләрендә - корбан уты символы, зирәклек тантанасы, төснең апофеозы. Николай ачык пастоз рәсем белән акварель үтә күренмәлелегенә ирешергә мөмкинлек биргән сурәтләүнең үз технологиясен эшли. Пастоз буявы рәсемдә ярылып ятуы аркасында, яр буендагы ташлардагы вулкан лавасын, яки дулкын өстендә, әкренләп җәелгән күбекне хәтерләтә. Көзге яфраклар үтә күренмәле һава фонында янып торалар. Әлеге эффектларның техник ягы - озак еллар эшләү нәтиҗәсе.

2005 елдан Николай үзенең оригиналь стилен методик һәм максатчан рәвештә шомарта, күп сәяхәт итә һәм аралаша, остаханә-студия оештыра, балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә, храм каршындагы атнакөн шкулына ярдәм итә.

Николай Добрин утыздан артык күргәзмәдә катнаша, шул исәптән 11 шәхси.
Алар арасында иң абруйлы һәм билгелеләре:

1992 елда Чайковский исемендәге концерт залы.
ЦДХ 1994, 1995, 1998, 2002-2010 еллар.
Манеж 2000, 2002 ел
2002 ел Россия Федерациясе Советы
 Inter Art Galleri-Raih (Кельн 1993 г.)
Molino (Амстердам 1993 ел).
 Millers-Studio (Цюрих 1995 ел)
X.A.Gallery (Амстердам 1995 ел).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев