Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиянең Мактаулы доноры - Кабан-Бастырык кызы

Үз гомерендә карендәшебез Анастасия Кукина 80 мәртәбә кан биргән

20 апрельдә Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелде. Әлеге көн беренче чиратта бушлай кан бирүчеләргә һәм шул гамәлләре белән башка кешеләрнең сәламәтлеген сак-лап калучыларга багышлана.

1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф беренче тапкыр бала тудырган хатынга иренең канын салган һәм шул рәвешле аның гомерен саклап калуга ирешкән. Бу Россиядә донорлыкның башлангычы була. Вольф янә берничә тапкыр кан күчерә. Хирургия профессоры Сергей Коломин исә аның тәҗрибәсен кабатлый.

Быел Милли донор көне «Донор булып кал, кан тапшыр» чакыруы астында уза, ул бигрәк тә пандемия вакытындагы үзизоляция чорында бөтен Россия буенча актуаль булып тора. Ни кызганыч, табиблар белдерүенчә, бу көннәрдә донорлар активлыгы азайган.
Донорлар каны элеккечә онкология диспансерында, кардиоүзәктә, гематология бүлекләрендә, бала табу йортларындагы пациентларга кирәк. Бер генә катлаулы операция дә донор каныннан башка узмый.  

Анастасия Кукина – Кабан-Бастрык авылы кызы. Аңа   63 яшь. Ул Россиянең мактаулы доноры исемен йөртә.

Анастасия Тарасовна  авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, иптәш кызлары белән Чаллыга китеп, КАМАЗ заводына эшкә урнаша.

- Лаеклы ялга чыкканчы әлеге заводта хезмәт куйдым. Пенсиягә чыккач инде  тормыш иптәшем  белән туган авылга кайтып төпләндек. Ялларда нигезебез балалар, оныклар белән тулып-гөрләп тора, - ди Анастасия апа.

 Кан бирә башлау өчен берәр нәрсә сәбәпче булдымы, дигән сорауга ул: “Заводка 1976 елда кан алырга  килделәр. Мин дә хезмәттәшләремә ияреп кан бирергә булдым. Тормышта төрле хәлләр була бит, кемнеңдер гомерен саклап калу игелекле гамәл дип саныйм. Үз гомеремдә 80 мәртәбә кан бирдем. Аена икешәр тапкыр тапшырганым очраклар да булды. Җиңел кичерә идем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул яшь чакта. Тора-бара мин донорлыкның нинди мөһим һәм изге эш икәнен аңладым”, - дип  җавап бирде  ул.

Беренче тапкыр ул 19 яшендә кан тапшырган булган. Канны 40 тапкыр, кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапшыручыларга “Россиянең мактаулы доноры” дигән күкрәк билгесе тапшыралар.
-Кешеләрне исән, сау-сәламәт килеш күрүдән тәм алып яшим. Яшьләргә кан бирүдән курыкмаска кирәк, кемгәдер гомер бирү үзе бер батырлык бит,  - ди Россиянең Мактаулы доноры Анастасия Кукина.  

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев