Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә халык саны арта

Узган ел уздырылган җан исәбен алу кампаниясе шуны күрсәтә

Хәзерге вакытта Россиядә 147,2 миллион кеше яши. 2010 елдагы җан исәбен алу нәтиҗәсе белән чагыштырганда, ил халкы 2,05 миллионга, ягъни 1,4 процентка арткан. Бу Россиянең 28 төбәгендә күзәтелгән. Әлеге үсеш башка ил кешеләренең Россиягә килеп, шунда яшәп калуларына да бәйле.

2010 һәм 2021 елларда уздырылган җан исәбен алу кампаниясе арасында үткән елларда ил халкының табигый кимүе күзәтелсә дә, Воронеж, Краснодар, Красноярск һәм Пермь шәһәрләрендә  яшәүчеләр саны 1 миллионнан артып киткән. Шул чорда Россиягә, даими яшәү өчен, 5,4 миллион кеше күчеп килгән, 3,04 миллионы илебездән чыгып киткән.

Росстат мәгълүматы читтән күченеп кайтучы ватандашларның, даими яшәү өчен, Калуга, Тула һәм Воронеж өлкәләрен сайлауларын күрсәтә. Алар арасыннан, 2021 елда рәсми рәвештә исәпкә алынганнары, башлыча, Казахстан, Таҗикстан һәм Әрмәнстан гражданнары.

Халыкның 75 проценты зур шәһәрләрдә яши (2010 елда бу күрсәткеч 74 процент тәшкил иткән). Узган гасырдан аермалы буларак, Россиядә хәзер кечкенә шәһәрләрдә халык саны артмый. Күпчелек кеше, яшәү өчен, тормыш уңайлыклары һәм эш булган зур шәһәрләрне сайлый.

Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр саны 1991 елдан башлап даими рәвештә кимегән. Ә узган ел, беренче мәртәбә (мигрантлар исәбенә!) халыкның артуы билгеле булган. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев