Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанга Россия Президенты сайлаулары кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
"Бу акча сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакы түләү, мәгълүмат эшләре, тышкы реклама, плакатлар һәм мәгълүмат материаллары, шулай ук бюллетеньнар бастыру өчен сарыф ителгән", - дип сөйләде Шаһиәхмәтов журналистларга.
Бүлеп бирелгән акчаның бер өлеше инвалидлар өчен кабиналар һәм күз күреме начар булганнар өчен бюллетеньга куела торган махсус трафаретлар сатып алуга тотылуын искәртте ул.
Нет комментариев