Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Хөкүмәте мәшгульлек турындагы закон проектын хуплады

Министрлар кабинетында халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон проектын хупладылар.

Мәшгульлек турында закон проекты Дәүләт Думасына 11 гыйнварда тәкъдим ителгән иде. Аның авторлары – парламентның ике палатасы спикерлары Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Инициатива Хезмәт министрлыгы белән берлектә «Бердәм Россия» тарафыннан әзерләнгән. Документ мәшгульлек турындагы законның гамәлдәге нормаларын тәртипкә сала һәм ярдәмнең яңа чараларын теркәп куя. Мисал өчен, махсус ярдәм чаралары каралган затларның яңа категориясен кертергә тәкъдим ителә.

Сүз махсус операциянең элеккеге катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара. Шул ук документ белән эш бирүчеләргә ярдәм чараларын (яшьләрне яллаган очракта) теркәүне күздә тотыла.

Парламент күпчелеге фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдергәнчә, закон проекты гражданнарның күпчелек категориясенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Аның сүзләренчә, чаралардан эшсезләр дә, яхшы эш эзләүчеләр дә файдалана алачак. «Эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләр категориясе барлыкка килә, - дип дәвам итте ул. «Ялланган хезмәткәрләр генә түгел, эшчәнлеген туктаткан үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр дә тулы күләмдә ярдәм һәм пособие алачак».

Моннан тыш, төзәтмәләрдә яшьләргә ярдәм күрсәтү турында әйтелә. «Шул исәптән яшь белгечләрне эшкә алучыларга да финанс ярдәме каралган», - диде Андрей Исаев.

Март башында депутат язгы сессия ахырына кадәр мәшгульлек турында яңа сыйфатлы закон кабул ителүгә ышаныч белдергән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-xokumate-masgullek-turyndagy-zakon-proektyn-xuplady-5867921

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев