Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәркемгә мин бәхет телим...

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән язның беренче ае - март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң күркәм бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Әлеге бәйрәм белән котлап газета укучы хатын-кызларыбыз хөрмәтенә Надежда Токранованың шигырьләрен тәкъдим итәбез

Син кирәк

Сыналсам, сыналмасам да,
Бары син кирәк.
Сине уйлап мең саташты,
Сүрелмәс йөрәк.

Ялкыннарын сүндерергә
Теләгән идем.
Тормышымны сиңа бирәм,
Бәхетем, дидең.

Онытылып булганнардан
Сиңа иярдем.
Гел бәхетле булмасам да,
Шуны теләдем.

Бары бәхетләрдән генә
Үрелми көннәр.
Бер яктыра, бер караңгы -
Алмаша төннәр.

Син булсаң да яннарымда,
Һаман син кирәк.
Ходаема мең шөкер дип,
Тибә әле йөрәк...

 

Язлы күңел!

Гел башкача, гөрләвекләр ага,
Яшеллеккә җиһан төренә.
Салкыннарны куып, нәкъ офыкта
Яз кояшы кабат күренә.

Башка хәзер кояш нурларының
Уйный-уйный җиргә төшүе.
Онытыла узган суыкларда
Бит-кулларның, ай-һай, өшүе.

Башка инде кошлар сайравы да,
Күгәрченнең дуслык җырлары.
Басу эшләренә күчә халык,
Баш калкыта уҗым кырлары.

Гел башкача ямьләнүе җирнең,
Сөендерә күпме йөрәкне.
Бик вакытлы килде быелгы яз,
Ишеткәндәй безнең теләкне.

 

Һәркемгә мин бәхет телим

Һәркемгә мин бәхет телим,
Сөенеп үтсен көннәр.
Сөйгән ярлар куенына
Сыенып үтсен төннәр.

Һәркемгә мин бәхет телим,
Бәхет гел булсын.
Тормыш юлы матурлыкка,
Муллыкка тулсын.

Һәркемгә мин бәхет телим,
Сагыш килмәсен.
Үрелеп зифа буйларга
Җанга менмәсен.

Һәркемгә мин бәхет телим,
Яратсын йөрәк.
Тулы бәхеттә яшәргә
Сөюләр кирәк.

Һәркемгә мин бәхет телим,
Уң булсын юллар.
Чит бәхетләргә керүдән
Тыелсын куллар.

Һәркемгә мин бәхет телим,
Бәхетле гомер.
Бушка үтмик, гомерләрдән
Калмасын күмер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев