Римма Тимирова - эх, чибәр кыз икән
Хәбәрләр

Римма Тимирова - эх, чибәр кыз икән

"Эх, чибәр кыз икән" конкурсы катнашучысы. Бәйгегә 7 март көнне йомгак ясалды

Сарман районы Чукмарлы авылында Валентин һәм Нурия гаиләсендә туып үсә. Ә бүгенге көндә чын керәшен авылы – Ләкедә  гомер итә. Ул үз эшенең остасы. Җитәкчебез үзенең гомерен керәшен мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә багышлады. Бүгенге көндә «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле солисткасы. Бик күп конкурслар лауреаты, дипломанты булган «Айбагыр» керәшен балалар ансамблен дә җитәкли. Укучылары һәм ата-аналар, авылдашлар  арасында зур хөрмәткә лаек, дип яза Римма Тимированың хезмәттәшләре.


Нет комментариев