Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: Мин бер төнлек кыз түгел бит. Йокладың да оныттың түгел!

Римма Никитина - татар эстрадасында үз образын булдыра алган җырчы

«Киләчәктә үз кешемне очратырмын дип ышанам»

-Римма, бер егет белән матур гына йөреп киткән идең. Тагын аерылыштыгыз. Ник мәхәббәтләрең гел бәхетсез синең?

-Димәк, әле үз кешемне очратмаганмын. Мин бит уйнап йөрмим, кияүгә чыгарга планлаштырып йөрим. Ә алар юкка чыга.

-Бу соңгы мәхәббәтең турында сөйләче.

-Мәскәү егете иде ул. Без өч ел элек таныштык. Дөресрәге, безне таныштырдылар. Әмма 2018 елда гына йөри башладык. Аңа кадәр дә бәйләнеп караган иде. Мин бер төнлек кыз түгел бит. Йокладың да оныттың түгел! Ул миңа: «Барыбер минеке буласың», — дигән иде. Без дус булдык. Ул адвокат, юрист. Һәм миңа аның нәкъ менә юрист буларак ярдәме кирәк булды. Менә шуннан соң без тыгызрак аралаша, йөри башладык. Мин аңа рәхмәтле идем.

-Бай идеме ул?

Аның бай булуын мин белми идем. Өе булган икән, ләкин мине ул өйдә түгел, ә фатирда кундыра иде. Кыскасы, баштарак ул мине акчага тикшерде. Мәсәлән, кафеда утырганда сумкама акча тыга иде. Моны күреп, акчаны картасына ата идем. Мин үз-үземне акча белән тәэмин итә алам. Соңрак шәхси бизнесы бар икәнен белдем.

-Нигә талаштыгыз соң? Рәхәтләнеп яшә инде…

Яңа ел алдыннан ресторанга бардык. Анда ул миңа: «Мин синең сәхнәне ташлавыңны телим», — диде. Бәтәч, мин әйтәм. Ярый, хәзер мин Инстаграмда «сторис» төшерә башладым. Ул миңа: «Тагын шул Инстаграм», — диде. Кыскасы, аңа бу әйберләр бер дә ошамады. Шулай итеп, без аерылышырга булдык. Хәзер уйлыйм: бәлки мин аны яратмаганмындыр да. Яратсам, ул әйткән шартларны кабул итәргә тиеш булганмындыр. Белмим инде. 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев