Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: "Бу җырымда, минем күңел хәләтем, юксынуым"

Яшь җырчы Римма Никитинаның яңа җырының премьерасы булды. Әлеге җыр Римманың 9 ел элек бакыйлыкка күчкән әтисе хөрмәтенә язылган. Җыр “Әче әрем” дип атала. Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Римма Никитина көе.

Әлеге җырның тарихы белән Римма Вконтакте социаль челтәрдәге шәхси битендә бүлеште.

- Бу җырымны инде кыш яздырырга тиеш идем, нигәдер һаман яздырып булмады... Күрәсең, вакыты җитмәгән булгандыр инде.

“Әче әрем” җырының сүзләрен минем якын дустым, бик күп популяр җырлар авторы - Хәйдәр Әхмәтшин язды. Хәйдәр абый, миңа әти кебек якын ул, гел студиягә килгәч: “Балакаем, тагын чабып йөреп ябыгып беткәнсең бит инде. Утыр әле, чәй эч, менә сиңа тәмле шоколад. Яшен ташы син! Әле генә монда идең, инде тегендә барып җиткәнсең бит!” - дип гел сөйләнә-сөйләнә чәйләр эчертә миңа.

Берсендә күңел төшеп башымны аска иеп йөргәнне күрде дә, утырттып: “Нәрсә булды, балам! Нигә боек син? Кая минем ут чыгарып йөргән яшен ташы?” - дип сораштырып, юатканы хәтердә. Шул ук көнне «Әче әрем» җырынын сүзләрен дә язып: “Балам, бу җыр синең турында. Моңа көйне язсаң, син генә язасың!» - дип кулыма кәгазь бите тоттырды"

Күңел хәләте шундый күнелсез булгангамы, көе дә шул ук көнне 5 минут эчендә язылды бу җырның.

Әти янымда булмаганга инде 9 нчы ел китте. Бүгенге көнгә кадәр юксынып яшим әтиемне! Белсәгез иде, ничек җитми аның киңәшләре, «Кызым, бу юлы да алга китәчәкбез!» - дип әйтеп юатулары.... Сагындыра, әти! Бу җыр минем яраткан газиз әтием турында... Әтиләре булган яшьтәшләремә сокланып яшим мин! Мин әти кызы булгангадырмы, бу җыр минем өчен бик якын.... Чөнки бу җырымда, минем күңел хәләтем, юксынуым.

Римма Никитина әтисе Александр белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миндя. Атиемне бик юксынам

    • аватар Без имени

      0

      0

      ????