Җырчы күптән түгел рульгә утырырга мәҗбүр булды
— Йөртүче таныклыгына 11 ел элек укыган идем, әмма рульгә утырырга курыктым. Чөнки 10 ел элек әтием җитди юл һәлакәтенә очрап, 3 айдан үлде, соңрак юл һәлакәтендә ике иптәш кызымны югалттым. Эчемдәге шушы шикне һәм курку хисен җиңә алмадым.
Тик күптән түгел рульгә утырырга мәҗбүр булдым. Түбән Новгородка барырга кирәк иде, әмма мине алып барырга тиешле йөртүченең эше килеп чыкты. Бер дустымның машинасын алып, берәрсен рульгә утыртырмын дигән идем, ризалашучы булмады. Рульгә үзем утырып чыгып китүдән башка чара калмады. 800 чакрым ара узып, исән-сау йөреп кайттым. Иң авыры артка чигенеп, ишегалдыннан чыгу булды, аннары каушауны читкә куеп, тыныч кына бардым. Хәзер үземә машина алу турында уйланам.
Нет комментариев