Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридән Тамара Тимофеева 20 елдан артык Питрау уеннарында катнаша

"Питрау" бәйрәмендә җитез уенчы, авылында оста җыручы, бакчачы һәм пешекче, гаиләсендә яраткан хатын, әни һәм әби. Сүзем Җөри авылында гомер итүче Тамара Тимофеева турында.

27 ел мәктәптә повар булып эшләгән Тамара Тимофееваның Питрау бәйрәменең спорт мастеры дип тә атарга була. Чөнки Питрау мәйданында булган бер генә уен да Тамара түтидән башка үтми. “Питрау ярышларында 20 елдан артык катнашам. Минемчә, бәйрәмнең иң күңеллесе шул”, - ди ул. Уеннарда катнашу гына түгел, җиңәргә дә кирәк бит әле. Тамара түти – тәҗрибәле уенчы. Җитезлеге буенча яшьләрдән бер дә калышмый. “Һәрбер уенда призлы урынга эләгеп, кыйммәтле бүләк отам”, –  ди ул.

Тамара түтинең йорт-җирен дә күреп чыктык. Ул бакчасында кишер, суган, помидор, кыяр гына түгел брокколи, карбыз һәм күптөрле башка җиләк-җимеш үстерә. Бакчачы булуы өстенә оста куллы кеше дә икән үзе. Тамара түтинең бакчасында төрле төстәге чәчәкләр белән бергә әкият персонажлары да урын алган. Монда нәрсә генә юк. Велосипед, кечкенә итекләр рәвешендә ясалган гөл савытлары, пластик бутылкалардан киселеп ясалган челән...

Бакчачы йортының стеналарында кулдан ясалган картиналары күп. Боларын ире Петр Семёнович иҗат иткән. “Ирем гомер буе комбайнда эшләде. Алдынгы комбайнерлар рәтендә барды. Рәсемнәр дә ясарга әвәслеге бар. 1985 елда балабыз тугач, миңа бүләк итеп, өй стенасына кошлар ясап куйды. Хәзер ул стенаны нишләтергә дә белмибез инде”, - дип шаярта Тамара түти. Ә чынлыкта исә стенадагы ул картина – иң кадерле истәлек.

Тулы мәкаләне "Туганайлар" газетасының №13 саныннан укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев