Алдагы көннәрдә Татарстанда температураның түбәнәюе көтелә. Салкын атмосфера фронты циклон белән алмашына, ул төбәккә яңгыр һәм җепшек кар алып килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр.
Бүген, 25 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +4..+9 градус тәшкил итә.
Шимбәдә циклон Татарстанга төньяк-көнбатыш һава агымнарын алып киләчәк. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус тәшкил итсә, көндез +2..+7 градуска кадәр күтәрелә.
Якшәмбе температура фоны түбәнәюен дәвам итә. Төнлә -2..+3 градус, көндез исә +1..+6 градус булачак. Көндез бераз яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.
28-29 октябрьдә төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез +2..+7 градус тәшкил итәр дип көтелә. Югары атмосфера басымына да карамастан, дүшәмбе бераз яңгыр, җепшек кар явачак. Сишәмбе явым-төшем ихтималы аз.
Нет комментариев