Республика керәшен оешмасының район бүлекләре җитәкчеләре сайлауда катнаштылар
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасының район бүлекләре җитәкчеләре сайлауда катнаштылар

Бүген VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатлар сайлауның һәм Татарстан Дәүләт Советына, җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлауның соңгы көне иде

ТР керәшен иҗтимагый оешмасының район бүлекләре җитәкчеләре дә сайлауда катнаштылар. Яңа Чишмәдән Светлана Питеркина, Теләчедән Пётр Чернов, Менделеевскидан Валентина Мамакова, Кайбычтан Светлана Матвеева үз районнарының сайлау участогында тавыш бирделәр. 

"Татарстанда кичке 18.00 гә сайлауга килү күрсәткече 74,93 процент тәшкил итә. "Сайлау" системасы мәгълүматларына таянып, "Татар-информ" хәбәр итә. 

Аерым районнарда халык активлыгы аеруча югары. Әйтик, актанышлыларның 93,96 проценты тавыш биргән. Ютазыда бу күрсәткеч 94,72 процент, Балтачта 93,84 процент.

Татарстанда барлыгы 2 млн 931 сайлаучы исәпләнә.


Нет комментариев