Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Регина Павлова: "Туемны керәшенчә үткәрмәс идем"

“Гөргөри кияүләре+” спектаклендә төп рольләрнең берсен – Үринәне “Кряшен чибяре - 2008” титулы иясе, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле солисткасы Регина Павлова башкарды

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле быелгы сезонында “Гөргөри кияүләре+” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Г.Камал исемендәге театр бинасындагы ул премьера аншлаг белән узды. Инде 25 ел дәвамында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле сәхнәдән төшми, бу юлы спектакль Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелды.

“Гөргөри кияүләре+” спектаклендә төп рольләрнең берсен – Үринәне “Кряшен чибяре - 2008” титулы иясе, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле солисткасы Регина Павлова башкарды. Артистка сүзләренә караганда, ул кечкенәдән үк Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә төп рольне уйнарга хыялланган. “Хыялым чынга ашты, хәзер башка планнарымны тормышка ашыру өчен тырышам”, – ди Регина.

Спектакльгә персонажларның костюмнарын, образларын художник Сергей Скоморохов эскизлары буенча әзерләнде.

“Эшләпәле, туфлиле образым бигрәк кызык килеп чыкты. Үзем дә көтмәгән идем, художник менә шулай итеп күрде мине. Бик күп танышларым, туганнарым миңа, син бит сәхнәдә үзеңне уйнадын, Үринә белән охшагансыз, дип әйтте”.

Регина Павлова сүзләренә караганда, ул үзе дә Үринә белән охшашлыклары барлыгын күрә. Шуңа да рольгә кереп китүе авыр булмаган. “Үзем белән тулысынча риза дип әйтә алмыйм, чөнки ролем өстендә эшлисе күп әле. Бу сүздән соң, бәлки кайбер газета укучылар мине аңламас, ләкин, туемны керәшенчә үткәрмәс идем. Гомумән, зур туйлар үткәрү турында уйламыйм. 18-20 яшьләрдә бар иде андый хыялым, ләкин хәзер андый зур туйларның кирәге юк дип уйлыйм... Һәм кем әйткән ди әле минем булачак иремне керәшен булыр дип?! Әлегә бер керәшен егете дә йөрәгемне яулап ала алмады”, - дип сөйләде Регина Павлова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев