Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Регина Картапова - Җиңү волонтёры

Күптән түгел “Волонтёры Победы - #75 шаг” форумында куратор булып эшләгән карендәшебез Ирина Тимофеева турында язып чыккан идек. Әлеге Форумда Буа районыннан керәшен кызы Регина Картапова да катнашкан

Регина булачак ветеринар. Бүгенге көндә ул Буа шәһәренең ветеринария техникумының 3 курсында укый. "Волонтёры Победы" Бөтенроссия яшьләр хәрәкәтендә беренче елын йөри. “Волонтёры Победы - #75 шаг” форумында да беренче тапкыр катнаша. Форум, үз кичерешләре турында Регина безнең белән дә бүлеште:

- “Волонтёры Победы - #75 шаг” - минем өчен барлык катнашкан форумнарның иң яхшысы булды. Минем өчен иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран белән очрашу булгандыр. Ул безгә үзенең сугыш юллары аша ничек үтүе турында сөйләде. Аның сөйләгән сүзләре күңелләргә тиде. Форумда катнашучылар: кураторлар, командалар - барысы тату булдылар. Бигрәк тә безнең 6 нчы “Яшелләр” командасы, - дип сөйләде Регина.

Форум кысаларында катнашучылар өчен "Минута славы" дип исемләнгән шигырь конкурсы да оештырылган. Регина әлеге конкурста “Ана турында баллада” сөйләгән.

"Минута славы" конкурсыннан мизгелләр

Фотолар Регина Картапованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев