Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Профессиональ җырчы була алыр иде...

Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Валерий Манкушев – табигый талантка, моңга ия булган үзешчән җырчы. Тавышы көчле, матур аның, микрофонсыз, үз тавышы белән җырларга ярата. Хәзерге “фанера”, ягъни фонограммага авызларын ачып торучылар чамасыз үрчегән заманда, Валерий кебекләр күп түгел

Мамадыш районындагы туган авылы Колышчы мәктәбенең беренче классында укыганда ук, Валерийның  матур җырлавына укытучысы Василий Шадрин һәм клуб мөдире Нәсимә Апушева игътибар итеп, бәйрәм концертларында җырлата башлаганнар. Аның беренче “гастрольләр”е  1970 һәм 1971 елларда күрше Түбән Сөн авылында булган, андагы смотр-концертларда осталыгын күрсәтеп, истәлекле бүләкләр алган кечкенә артист.

Мамадыштагы 21нче һөнәри-техник училищеда алган белгечлеге буенча “Камский” леспромхозында автослесарь булып эшләгәндә дә, Рязань өлкәсендәге тимер юл гаскәрләрендә солдат хезмәтен узганда да җырдан аерылмаган Валерий. Армиядә  башлап җырлаучы (запевала) буларак танылган рядовой Манкушевка, “дембель”гә китәр вакыты җиткәч, командирлары консерваториягә укырга барырга тәкъдим итеп, юллама бирмәкче булганнар.

– Ул чагында риза булмадым, хәзер кайвакыт үкенеп тә куям. Җырчы Зөфәр Билалов армиядән соң консерваториягә шулай кергән. Бәлки, минем дә барып чыккан булыр иде, – ди Валерий.

Хәрби хезмәттән соң ул туганнары янына Пермьгә китеп, шундагы авиация заводында рус халык хорында җырлый. Әмма туган якны сагынуы үзенекен итә. Колышчыга кайтып, электән таныш булган күрше Урманчы авылы кызы Любага өйләнә егет. Яшь гаилә Чаллы шәһәренә күченә. Валерий Круглое Поле тимер юл станциясенә юл монтеры булып  урнаша. Дөньяның астын өскә китергән туксанынчы елларда базар сәүдәсе белән шөгыльләнергә дә туры килә аңа. Хәзерге вакытта Валерий Михайлович Чаллыдагы “Технотрон” сәүдә фирмасында эшли. Шул ук вакытта, сәхнәдән дә аерылып торганы юк.

2004 елда Татарстан күләмендәге «Тургай» фестивалендә катнашып, үз сүзләренә Булат Юнысов язган «Ешрак кайтыгыз әнкәйләргә» җырын башкара һәм җиңүчеләрнең берсе була Валерий. Татарстан телевидениесенең «Җырлыйк әле!» тапшыруында да катнашкан ул, җырлары «Күңел» радиосында да яңгыраган. Җөри авылындагы республикакүләм Питрау җыенында да көтеп алынган кунак ул.

Колышчы мәктәбенең 150 еллык юбилеена багышлап авыл клубында үткәрелгән бәйрәмдә Валерий Манкушев  ялгызы гына концерт куеп, шыгрым тулы залдагы халыкны берничә сәгать буе үзенә каратып тотты. Валерий сәхнәдә  борынгы керәшен җыруларын да, шулай ук, сүзләрен дә үзе язган, көйгә дә үзе салган өр-яңаларын да башкарды. Авылдашларын моңландырган җырлар арасында кызыклы мәзәкләр сөйләп, көлдереп тә алды әле. Профессиональ җырчы була алыр иде бу егет, дип уйлап куйдым аны тыңлап утырганда...

Аның җырлары язылган альбом, дисклары да чыкты. Болар әле автор-башкаручы, композитор, республика фестивальләре лауреаты һәм дипломанты Валерий Манкушевның  иҗат юлындагы кайбер сәхифәләр генә. Колышчыдан чыккан бу талант иясенең иң зур уңышлары әле алда көтәдер...

 

Виктор ШАДРИН.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев