Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Покрау бөккәннәре пешердем" конкурсының җиңүчесе билгеле

15- 19 октябрь аралыгында сайтта тавыш бирү барды

14 октябрь - Покрау. Керәшеннәр өчен Покрау - иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе. Халык бу көнгә өйләр юып, Покрау бөккәннәре пешереп әзерләнә. Пируг-бөккәннәрне яңа уңыштан - кишер, чөгендер, кабак, кәбестә һәм башкалардан пешерәләр. Әлеге уңайдан, редакция "Покрау бөкәннәре пешердем" дигән конкурс игълан иткән иде.

Конкурска барлыгы 14 фото килде. Әлеге фотолар "Туганайлар"ның Вконтакте группасында #покраубөккәннәрепешердем хештегы белән урнаштырылып барылды.

15- 19 октябрь аралыгында сайтта тавыш бирү барачак

Тулырак: http://tuganaylar.ru/contest/pokrau-bkknnre-pesherdem-1602771997

Җиңүче "Вконтакте"да урнаштырылган фотолар астына җыелган "лайклар" һәм сайттагы тавышлар суммасыннан чыгып билгеләнде.

Шулай итеп җиңүче, Башкортостанның Бакалы районы Яна Илек авылыннан Кудряшова Елена.  Аның фотосын 750 кеше “ошаткан”.

"Балачактан покрау пироглары пешерергә ярата идем. Пирогларны әнием Зинаида, Анна әбием белән пешерә идек. Әниемнең әнисе дә бик тәмле итеп пешерә иде. Кияүгә чыккач, 28 ел бианаем Анфиса белән бергәләп пешердек. Кызганыч, алар хәзер инде юк. Урыннары оҗмахта булсын. Пешерү серләрен алардан өйрәндем. Мин аларга бик рәхмәтлемен",-ди ул.

Карендәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Елена редакция исеменнән истәлекле бүләк һәм диплом белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев