Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәчтә "Скорлупино" фестивале гөрләде

29 сентябрь көнне Питрәч районында "Скорлупино" III Бөтенроссия фестивале булып узды

Фестивальгә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район башлыгы Илһам Кашапов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та килгән иде.
“Скорлупино” фестивале елда зур колачлы булып уза. Быел да фестивальне оештыручылар килгән кунакларны битараф калдырмаган. “Мисс Скорлупино”, мастер-класслар ярминкәсе “Ско-ко парк”, “Әтәч сугышлары” конкурсларында халык рәхәтләнеп күңел ачкан.
Татар, рус, керәшен мотивлары белән бизәлгән ишегаллары да булган. Монда Питрәч районының фольклор ансамбльләре килгән кунакларны каршылаган. Керәшеннәрдән фестивальдә Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Чулпы”, “Сәяр”, “Елмай” ансамбльләре катнашкан. “Фестиваль быел өченче тапкыр уздырыла. Беренче тапкырында волонтерлар булып катнашсак, соңгы икесендә ансамбль буларак чыгыш ясадык. Быел бу бәйрәм берникадәр башка форматта үтте. Авыл һәм агротуризм өчен мөмкинлекләр тәкъдим ителде, районыбызның истәлекле урыннары күрсәтелде”, - дип хәбәр итә “Сәяр” яшьләр фольклор ансамбле солисты Маргарита Петрова.

Фото: Наиля Зиганшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев