Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч һәм Кукмара керәшеннәре Россия өлкәләрендә үткәрелгән Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2 июль көнне Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе үткәрелде.

Бәйрәмнең төп чарасы Ләмбер районының Аксеново авылында узды. Чарада Кукмара районында урнашкан Югары Чура авылының “Карендәшләр” халык фольклор ансамбле дә катнашкан.

“Сабантуй бары тик матур тойгылар гына калдырды. Оештыручыларның бәйрәмне үткәрүгә нык көч куюы сизелде. Бәйрәмгә башка халык ансамбльләре дә килгән иде – “Кна вел” мари халык фольклор ансамбле, “Инважо” удмурт халык фольклор ансамбле, “Чәчкә” халык бию ансамбле, “Сәйлән” фольклор ансамбле белән бергәләп катнаштык. Шулай ук үзешчән артистлар да килгән иде. Балалар, урта буын, олылар бердәм булып, төрле бәйгеләрдә активлык күрсәттеләр. Барлык милләт халыклары белән дус, тату бәйрәм итеп кайтуыбызга шатмын”, – дип, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты “Карендәшләр” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Тимофеева.

2 июль көнне Курган өлкәсендә узган Сабантуйда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы керәшеннәре катнашкан. Бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез (галерея). Чыганак

Фотосурәтләр Светлана Тимофееваның шәхси сәхифәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев