Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч керәшен оешмасына яңа җитәкче билгеләнде (фоторепортаж)

Бүген, 4 май көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлегенә яңа җитәкче сайланылды.

Җыелыш Питрәч үзәгендә узды. Катнашучылар арасында республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, район администрациясе исполком җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәмәтгареева, районның Кибәч, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе, Янсуар авылларыннан килүчеләр дә бар иде.

Моңа кадәр күп еллар Питрәч керәшен бүлеген Петр Гаврилов җитәкләде. Үз теләге белән җитәкче вазифасыннан китү сәбәпле, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе итеп бертавыштан "Ак Барс" банкының Питрәч бүлеген җитәкләүче Лидия Пронина сайланылды. Людмила Белоусова Петр Дмитриевичка хезмәте белән керәшен хәрәкәтенә зур өлеш керткәне өчен оешма исеменнән зур рәхмәт белдерде. Лидия Ильиничнага исә Питрәч керәшеннәрен республика күләмендә танытуда һәм күтәрүдә зур уңышлар теләде.

Җыелышта көн кадагында торган тагын бер сорау каралды - 27 май көнне узачак республика керәшен иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясенә Питрәч районыннан алты делегат та сайланылды.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев