“Туганайлар” газетасы, милли киемне саклау, пропагандалау һәм Питрау рухын булдыру максатында, “Питрауга – җола буенча” дип исемләнгән флешмоб игълан итте
Питрау көнне Олы җыенда очраша алмасак та, онлайн форматта берләшә алабыз!
“Питрауга – җола буенча” флешмобында катнашу өчен:
- Керәшен киеме, керәшен бизәге, элементлары кергән милли киемнәребездә фотога төшәргә;
- Фотосурәтләрне Питрау атнасында ВКонтакте, Инстаграм социаль челтәрләрендәге аккаунтларыгызда #питрау2020 #туганайлар #керәшенкиеме #одеждакряшен #онлайнпитрау #туганайларпитрауда хештеглары белән урнаштырырга кирәк.
Флешмобта катнашкан иң матур, кызыклы фотолар (авторның исем-фамилиясе күрсәтелеп) “Туганайлар” газетасы битләрендә урын алырга мөмкин.
Бергә булыйк, карендәшләр!
Нет комментариев