Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауга кадәр нинди үләннәр җыярга кирәк?

“Питрау үтте – җәй бетте”, диләр. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар

Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.

Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге язмада июль аенда җыясы дару үләннәрен яздык.

 

1) Күк җиләк (голубика)

Файдасы: ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен көйли, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә, эчәкләрне чистарта, ашказаны асты бизенә зур ярдәм итә.

 

2) Кандала үләне (донник)

Файдасы: антисептик, антибактериаль үзлеккә ия. Авыз куышлыгы, тән тиресе бозылганда, тәндәге бетчәләргә каршы кулланыла. Сулыш юлларына да файдасы зур. Авыртуны баса. Яраларны төзәтә. Йөткерү, бронхит, салкын тию, грипп вакытында кулланалар.

 

3) Меңьяфрак (Тысячелистник)

Файдасы: бөрештерүче, бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.

 

4) Сары мәтрүшкә

Файдасы: күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.

 

5) Җир җиләге, яфраклары

Файдасы: матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.

 

6) Алтынбаш (Золототысячник)

Файдасы: ялкынсынуларга каршы көрәшә, организмнан үтне кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашказаны-эчәклек системасын көйли, эч кибүдән коткара.

 

7) Ромашка чәчәге

Файдасы: спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.

 

8) Тырнак гөл (календула)

Файдасы: стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.

 

9) Балан җимеше, кайрысы

Файдасы: баланда  С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Тимер кан ясалышы һәм яңарышы җввап бирә. Шулай ук, микробларга каршы тора, җәрәхәтләрне төзәтә, бәвел һәм үт кудыра, организмны ныгыту үзлегенә ия. Ангина, тонзиллит, бронхит, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә балан чәе файдалы.

 

10) Кырлыган (кипрей узколистный)

Файдасы: йокысызлык, баш авыртуы һәм хатын-кыз авырулары вакытында кулланыла.

 

11) Кыңгырау чәчәк

Файдасы: авыз эче ялкынсынганда, баш авыртуы һәм бизгәк вакытында кулланалар.

 

12) Кычыткан

Файдасы: кычытканның яфраклары витаминнарга бай. Шулай ук, органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл, тозлар бар. К витамины һәм дуплау матдәләре кан китүне тукта. Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар,азканлылыкны дәвалыйлар, ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә. Үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү өчен кулланыла.

 

13) Юкә чәчәге

Файдасы: иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, геморройны көйли, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.

 

14 )Әрекмән тамыры

Файдасы: тире, ашказаны-эчәклек, буын авыруларыннан файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.

 

15) Кура җиләге җимеше, яфрагы

Файдасы: азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара. Кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли. Аппетитны ача. Кан басымын көйли. Махмырдан файдалы. Эчәкләрне чистарта.

 

16) Әрем

Файдасы: какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

 

17) Сукыр кычыткан

Файдасы: кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.

 

18) Нарат ылысы, бөресе

Файдасы: бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара

 

19) Кара карлыган җимеше, яфрагы

Файдасы: инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын буларак кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев