Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауга бәйле ышанулар

Питрау көннәрендә көндезен балалар һәм үсмерләр өйдән өйгә славут – көйгә салынган күмәк такмаклар әйтеп йөргәннәр

Кичен яшьләр иң матур күлмәкләрен киеп, тәңкәле бизәкләрен тагып уен табагына җыелган. Түгәрәк уенны танылган оста җыручылар башлаган. Түгәрәк уенның үзенә хас аерым көе һәм аяк хәрәкәтләре булган. Бу бәйрәмнәрне өйрәнгән белгечләр әйтүенчә, түгәрәк уенннарда җырланылган җырулар үзләре мантрага тиң. Барча халыкның җыелып Тәңредән, Табигать-анадан әйбәт уңыш соравы бит ул, дип яза Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров “Керәшен мәдәнияте” китабында.

Яшьләр төн буе түгәрәк уенда уйнаган, таң атканда “кояш сакларга” барганнар, кояшның төрле төсләргә кереп “уйнаганын” караганнар. Халык ышануы буенча, күктә матур, төрле төстәге каурыйлы Нәҗагай исемле кошлар очып йөри башлаган, диләр. Чынлап та, Питраудан башлап, төнлә кояш нурлары балкып китеп уйный башлаган. Аны халыкта “нәҗагай” яисә “аҗаган”, “аҗдаган” да диләр. Шулай итеп, Питрау көненә күк йөзе үзенең сөенечләрен җибәрә, имеш. Борынгы риваятьләр буенча, төнге кинәт яктырып китүләрне Нәҗагай исемле кошларның төрле төстәге курыйлары яктырып китә, дип белгәннәр һәм ашлыклар өлгерүгә оңгай килә, дип ышанганнар.

Питрау уеныннан кайтканда, кызлар кырдан унике төрле чәчәк җыйганнар һәм ырым буенча, шул чәчәкләрне мендәр астына салып: “Унике кырдан – унике төрле чәчәк, унике җегет! Миңа язганы төшемдә күренсен”, – дип әйткәннәр һәм иртә белән күргән төшләрен юраганнар. Питрау атнасы узгач, кичке түгәрәк уеннар үткәрү дә тыелган. Тик печән чабу вакытында, урак уру вакытында яшьләр эш арасында, эш вакытында махсус йола җырлары башкарган.

Керәшеннәр арасында, изге Петр 12 июльдән соң яфракларга төкергән дигән ышану бар. Алар шуннан соң саргаеп кибә башлый. Шуңа күрә халык Питраудан соң шифалы үлән һәм үсемлекләр сабагын җыюдан туктый һәм үлән тамырлары сихәт җыя башлый. Питрау ул – Җир-ананың табигать баласы өчен сайлаган сихри көчкә ия булган, байлык биргән мул көне. Киләчәк буыннарга Питрау көненең мәгънәсен дә, асылын да тапшыру – барыбызның да борынгылар рухы алдындагы булган иң олы бурычы.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев