Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда "Туганайлар" газетасы укучылары белән бер дулкында булды

"Питрау-2022" фестивалендә "Туганайлар" редакциясе махсус интерактив уздырды.

“Туганайлар” газетасы быел 20 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан, редакция журналистлары Питрау бәйрәменә килгән кунаклар арасында махсус викторина оештырды.

Сәхнәгә өч теләк белдерүче чакырылды. Аларга “Туганайлар” басмасы, аның тарихы, керәшен халкының җолалары турындагы кызыклы сораулар бирелде. Шунысы кызыклы: микрофоннан яңгыраган сорауларга җавапны өч катнашучы гына түгел, ә мәйданда булган бар халык эзләде. Викторина кызык һәм актив үтте.

“Кряшен чибәре” сәхнәсеннән ерак түгел “Туганайлар”ның махсус мәйданчыгы да урнашкан иде. Питрауга килгән халык газетаның чатыры янында туктап, басманы карап, фотога да төште. Шулай итеп, укучыларыбыз белән очрашу, танышу - бәйрәмнең тагын бер истәлекле мизгеле булды.

 

Питраудан соң “Туганайларны” яратучылар, кызыксынучылар шактый икән, дигән җылы фикер калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев