Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда "Керәшен авылы" гөрләп торды - фоторепортаж

20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды.

Питрау бәйрәмендә быелгы "Керәшен авылы"на Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан 40тан артык керәшен ансамбльләре җыйналды. Удмуртиянең Грахов, Татарстанның Алексеевск, Питрәч, Кукмара, Мамадыш районы керәшеннәренең үз йортлары булды. Алар биредә үз район керәшеннәренә генә хас булган гореф-гадәтләр буенча мәртәбәле кунакларны кабул иттеләр.

Керәшен авылына кергән кунак шифалы үләннәр, себерке, бал һәм башка табигать байлыкларын күрә алды. Кайберәүләрне такыя да үрергә өйрәттеләр. Питрау тарихы белән якыннан танышырга теләгән кешеләр өчен - Питрау музее ачылган иде.

"Керәшен авылы"нда ансамбльләр өчен сәхнә көйләнелде. Биредә һәрбер ансамбль дә чыгыш ясады. Алар диплом һәм йолдызчыклар белән бүләкләнде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев