Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауда бер-берсен тапкан яшь пар гаилә корды

«Питрау – 2022» керәшен мәдәнияте фестивалендәге “Җәшләр җыены” мәйданында Вадим Киселев сөйгәне Светлана Фадеевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде...

Быел Мамадыш районының Җөри авылы янында урнашкан Тырлау аланында үткәрелгән керәшен мәдәнияте фестивалендә “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтенең активисты Вадим Киселев сөйгәне Светлана Фадеевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Вадим белән Света 2014 елда “Бәрәкәт” хәрәкәте активистларының очрашу кичәсендә танышканнар. “Ул вакытта мин, беренче курс студенты, керәшен яшьләре хәрәкәтенә кушылдым, ә Вадим инде “Бәрәкәт” активисты иде”, – дип сөйләде Света.

“Кияүгә чыгарга тәкъдим ясауны көздән үк уйлап йөрдем. Яз җитүгә, әзерләнә башладым. Ләкин командировкаларга еш җибәрелүем сәбәпле, әзерләнергә вакыт җитми иде. Дустым Алексей Дмитриевка (“Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтенең җитәкчесе – авт.) сөйләгәннән соң, ул миңа тәкъдимне Җөри Питравы сәхнәсендә ясарга киңәш итте. Сәхнәдә тәкъдим ясау идеясе шулай туды”, – дип уртаклашкан иде үзенең айлар буе сер итеп саклаган хыялы белән Вадим. 23 сентябрьдә исә яңа яшь гаилә туды. 

Вадим белән Светага бәхет телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев