Хәбәрләр

Питрауда 5 мең лотерея билеты таратылачак

Лотереядә отучылар Җөри Питравыннан кыйммәтле бүләкләр белән кайтып китәчәк.

Фестивальнең кызыклы өлеше — бәйрәм лотереясы уйнату. Лотереядә уйнатылачак 7 телевизор, 2 холодильник, пылесос, мультиварка, микроволновка һәм башка кыйммәтле бүләкләрнең берәрсенә ия буласыгыз килсә, төнге уникенче яртыны көтегез. 

Билгеле булганча, быел бәйрәм кунакларына 5 мең лотерея билеты таратырга җыеналар. Аларны мәйданга керә торган урында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак. 

Лотерея уйнату бәйрәмнең төп сәхнәсендә 23.30 сәгатьтә башланачак.


Нет комментариев