Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау сынамышлары

Нәкъ менә Питрау көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә. Халык арасында бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең дигән гыйбарәләр яши. Сынамышлар да күп:

Питрау үтә - җәй үтә.

Питраудан соң кошлар да сайрамый.

Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.

Булса аяз Питрау көн - булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы - кырда печән черүе.

Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса - озак булыр.

Бу көнне көн эссе булса, тагын ике атна көн кояшлы булыр.

Иртән яңгыр яуса - ашлык әйбәт булмас.

Көн төшкә кадәр шундый булса - ашлык мул булыр.

Иртән үлән өсте чыклы булса, тезем әйбәт булыр.

12 июль көне буе кояшлы булса, киләсе ел җәе җылы һәм озын булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев