Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петровка Завод мәктәбендә «Бозда һәм суда сак булырмын» конкурсының мәктәп туры узды

Сарман районы Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бозда һәм суда сак булырмын» конкурсының мәктәп туры узды

Сарман районы Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бозда һәм суда сак булырмын» конкурсының мәктәп туры узды. Бу хакта "Сарман" хәбәр итә. 

Көзге каникуллар алдыннан әлеге конкурс аеруча актуаль.Мәктәп укучылары конкурста актив катнаштылар. Һәр сыйныфта көзге каникуллар вакытында балаларның техник куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде һәм сыйныф сәгатьләре уздырылды. Әлеге бәйге ел саен гомуми белем бирү оешмаларының һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 1-11 нче сыйныф укучылары арасында оештырыла. Конкурсның максаты һәм бурычлары - су объектларында балалар катнашында бәхетсезлек очракларын аңлату  һәм кисәтү.  Конкурс яшь буынның су объектлары янында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәвенә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев