Аның исеме республикада мәгълүм.
Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучысы, “Сандугач” балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Петр Утягановка “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде.
Петр Утяганов исеме районда гына түгел, ә республикада да мәгълүм. Ул оештырган “Сандугач” балалар фольклор ансамбле төрле конкурсларда җиңеп, уңышлар казана. Ансамбль җитәкчесенең максаты да – керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү.
Петр Утягановка әлеге мактаулы исем Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә тапшырылды.
Нет комментариев