Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия, МРОТ арта

1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсия акчасы, яшәү минимумы һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта

Бу ил Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе буенча эшләнә. Һәм ул – Европа илләренең Россиягә карата куллана торган туктаусыз санкцияләре шартларында, халыкка һәм ил икътисадына ныклы ярдәм.

 “Безнең төп һәм үзгәрешсез өстенлегебез – гражданнарның тормыш муллыгын һәм сыйфатын үстерү”, – дип белдергән Владимир Путин Дәүләт советының социаль мәсьәләләргә кагылышлы утырышында.

Россия хезмәт һәм саль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, эшкә сәләтле халык  өчен яшәү минимумы (ил буенча алганда!) 15 мең 172 сум тәшкил итәчәк, пенсионерлар өчен – 11 мең 970 сум, балаларга – 13 мең 501 сум.  Министр, шулай ук, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка индексацияләү Россиядәге 35 миллион пенсионерның пенсия акчасын арттыру мөмкинлеге бирәчәген искәрткән. Уртача айлык пенсия акчасы  19 мең 360 сумга җитәчәк икән. Министр хәбәр иткәнчә, әлбәттә, пенсиягә бу “өстәмә  түләү һәр граждан, һәр пенсионер өчен аерым исәпләнеләчәк”. Ә инде яшәү минимумына бәйле өстәмә түләү акчасын алу өчен кабат гариза биреп торасы юк, аларга автомат рәвештә индексация ясалачак.

Боларның барысы да, илнең финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, 2022 елда гына да бюджеттан өстәмә рәвештә 600 миллиард сум чыгым таләп итәчәк, ә киләсе елларда – триллион сум! Министр басым ясап әйткәнчә, бу чыгымны Федераль үзәк каплаячак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев