Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Семёнов керәшен әкиятләре китабы чыгарачак

Әкиятләр Николай Ильминскийның архивында табылган

Тарих – гаять катлаулы, күп бәхәсләр уята торган өлкә. Аның белән бик түземле кешеләр генә шөгыльләнә аладыр. Керәшеннәр тарихын өйрәнүче Павел Семёнов та шундыйлардан. Ул – “Казан шәһәренең Керәшен педтехникумы выпускнигы хатирәләре”, “Д.Г. Саврушевский шигырьләр җыентыгы” китапларының редакторы. Киләчәктә керәшен халык әкиятләре тупланган китап бастырырга тели.

2022 ел башында Давид Григорьевның (Саврушевский) шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китапның редакторлары – Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе, Керәшен Сәрдәсе авылының изге Николай приходы настоятеле Димитрий Сизов һәм Павел Семёнов.

Павел Семёнов шигырьләр җыентыгын чыгару тарихын сөйләде: “Россия дәүләт китапханәсенең Мәскәүдәге газеталар фондыннан керәшен газеталарын табып алып кайттым: “Кызыл алям”, “Кряшен”, “Дус”, “Киҥяш”. Газеталарда Давид Григорьевның шигырьләре бар иде. Архивларда эзләнә торгач, аның “Сандугач” дип аталган бердәнбер шигырьләр җыентыгы килеп чыкты. “Сандугач”та һәм керәшен газеталарында табылган шигырьләрне бер җыентыкка барларга булдык”.

Җыентыкта шагыйрьнең фотографияләрен һәм биографиясен дә күрергә була. Аның өчен мәгълүматны төрле чыганаклардан җыйганнар. “Басманы әзерләгәндә шундый кызыклы факт турында белдек: Давид Григорьевның кызы әтисе турындагы барлык мәгълүматны Максим Глуховка тапшырып калдырган. Без Давид Григорьевның туганнан туган оныгы белән очраштык. Тагын бер туганы, тарихчы Александр Григорьевның кандидатлык диссертациясендә аның турында мәгълүмат таптык”, – дип сөйләде Павел.

Моңа кадәр Димитрий Сизов белән Павел Семёнов “Казан шәһәренең Керәшен педтехникумы выпускнигы хатирәләре” (Яков Касыймов) дигән китап бастырганнар иде. Әлеге шәхес турында Павел Семёнов беренче тапкыр әбисе Анастасиядән ишеткән. “Минем әби “дәдәйләр олы кеше булганнар” дип сөйли иде. Эзләнә торгач, бер дәдәсе Дмитрий Касимовның Башкириядә министр булганы ачыкланды. Икенчесе Яков Касимов Керәшен педтехникумында укыган. Улында аның педтехникум турында язылган мемуары сакланып калган иде”, – дип сөйләде ул. Шул хатирәләрне китап итеп бастырып чыгарганнар.

Павел Семёнов: “Бу китаплар – безнең мәдәни мирас. Керәшеннәрдә зур кызыксыну күзәтелмәсә дә, андый китаплар булырга тиеш дип саныйм. Яков Касимовның Керәшен педтехникумы турындагы хатирәләре – уникаль мәгълүмат, Россиядә булган бердәнбер керәшен педтехникумы турында сакланып калган истәлекләр. Керәшеннәрнең икенче зур шагыйре булган Давид Григорьевның 1920 елда бастырылган “Сандугач” шигырьләр җыентыгы да зур кыйммәткә ия”, – дип әлеге китапларның әһәмиятен билгеләп үтте.

Үзе Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән. Аграр университетта икенче курсны тәмамлаганнан соң, Духовная семинариянең читтән торып уку бүлегенә укырга кергән. “Дингә ничек тартылдың?”, дигән сорауга: “Отец Димитрий Сизовның йогынтысы булгандыр дип уйлыйм. Мама, үз әбиең үлгәч чиркәүгә тартылдың, дип әйтә. Икесе дә тәэсир иткәндер”, – дип җавап бирде ул. Бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетындагы аспирантураның икенче курсында укый. Бер үк вакытта университетның агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында укыта. Шулай ук, керәшен тарихын өйрәнә, архивларда керәшеннәргә бәйле мәгълүмат эзли. Тарих белән Духовная семинариядә укыганда кызыксына башлаган. “Елдан-ел кызыксыну арта гына бара”, – ди ул. Киләчәктә Керәшен Сәрдәсе авылының тарихын өйрәнергә җыена. “Үзебезнең авыл турында тикшеренүләр бар. Әмма аларда авыл тарихы тирәнтен өйрәнелмәгән. Киләчәктә һәрбер гаиләнең нәсел агачын ясап, авылның тулы картинасын төзергә телим”, – дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә Павел керәшен халык әкиятләре китабын чыгару белән мәшгуль. Китапны быел, Россиядә игълан ителгән мәдәни мирас елында, бастырырга уйлый. “Әкиятләр Николай Иванович Ильминскийның архивында табылды. Аларны 1878 елда венгр тикшеренүчесе Габор Балинт җыеп алган. Русча тәрҗемәдә 34 әкият бар. ”, – дип сөйләде Павел. Китап керәшен һәм рус телендә булачак. Русча текстларны Евгения һәм Анатолий Степановлар әзерләячәкләр. Керәшенчәгә Павел Семёнов тәрҗемә итәчәк. Әкиятләр китабындагы иллюстрацияләрне рәссам Илья Максимов ясаячак.

Павел Семёновның халык әкиятләре китабы керәшеннәр өчен зур бүләк булыр дип уйлыйм. Әлеге әкиятләр безнең мәдәни мирасның никадәр бай икәнен күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев